Соңардың шул, яңгыр ...

Башкаралар:
Илсөя Бәдретдинова
Категориялар:
Мәхәббәт Сагыш

Әй усал яңгыр, син килдең ник?

Мин сине көтмәгән идем бит.

Килдең син ашыга-ашыга

Ниятең түгел тик яхшыга.


Чылансын әле бу, дисеңдер,

Утында яшеңнең көйсен бер.

Тик миннән көләргә юк чараң,

Сонардың әй, янгыр, бичарам.


Заяга тамчыңны төшермә,

Мин инде чыландым яшемә.

Атма, син, ут-яшен күкләрдән,

Уйларда мин янам куптәннән.


Кичектең шул, янгыр, кичектең,

Шакыма тәрәзәм ишеген.

Ачмамын барыбер бу төндә

Мин, хәттә, йөрәкне беркемгә.