Сәер кеше

Башкаралар:
Илсөя Бәдретдинова
Категориялар:
Язмыш

Йолдызларны күзли ул,

Күктән нидер эзли ул,

Әйтерсең юк бүтән эше.

Саный яңгыр тамчысын,

Татый әрем ачысын

Гади генә сәер кеше.

Тыңлый чишмә акканын,

Басуга кар ятканын,

Һавада болыт йөрешен.

Чык төшкәнен үләнгә,

Сөйли күрше-күләнгә

Гади генә сәер кеше.


Кай тарафка барабыз белмим ашкынып,

Һаман атлыйбыз сизми тормыш ташкынын.

Гөнаһ кылган саен көтәбез изгелек,

Ә ул яши тәмен сизеп һәр мизгелнең.


Күбәү чакта көчлебез,

Мәңге яшәр төслебез,

Иң дөресе безнең сукмак.

Нидер эзләп атлыйбыз,

Үзебезне саклыйбыз,

Алтын белән бәхет уртак.

Без барысын беләбез,

Сәерләрдән көләбез

Изгәләр битлеге киеп.

Ә ул яши бүтәнчә,

Төшләрендә күргәнчә,

Мин бәхетле бүген диеп.


Кай тарафка барабыз белмим ашкынып,

Һаман атлыйбыз сизми тормыш ташкынын.

Гөнаһ кылган саен көтәбез изгелек,

Ә ул яши тәмен сизеп һәр мизгелнең.


Яшәү диеп атыйбыз нидер эзләүне,

Язмыш белән аклыйбыз хәер эстәүне,

Иртәгәсе көнне көтәбез шикләнеп,

Сәерләрдән куркып яшибез бикләнеп.