Юк кирәкми

Башкаралар:
Алина Сафиуллина
Категориялар:
Мәхәббәт

Өр яңадан башлыйк әле дисең,

Башлыйк әле дисең ак биттән.

Бу сүзләрне инде синнән, җаным,

Ничәнчеләр тапкыр ишетәм.


Юк кирәкми, юк кирәкми бүтән,

Башлау мөмкин түгел ак биттән.

Йөрәгемдә булган саф хисләрне

Син эзләдең нигәдер читтән.


Бәхетлесе күбрәк күз яшлесе

Синең белән узган минутлар.

Тормыш китабында барасыда

Сабырлыкның да бит чиге бар.


Син типлерәк, син бәйләр юк дисең,

Бәхетемне дисең таныдым.

Ә мин инде сине көтә-көтә,

Сабыр итә-итә арыдым.

Ә мин инде сине көтә-көтә,

Гафу итә-итә арыдым.