Матурыма

Башкаралар:
Ильдар Гадельшин
Категориялар:
Мәхәббәт

Һәр көн саен, минем күңелем

Синең янга ашкына.

Синсез, бәгърем, яши алмам

Кебек миңа тоела.


Синең турында уйлыйм,

Синең турында җырлыйм,

Сиңа багышлап

Хатлар язамын.


Күз алдыннан китмисең син,

Уйларымда син генә.

Купме уйлап юксынам мин

Сине ничек күрергә.


Бәлки кабат очрашырбыз

Синең белән, матурым.

Синсез яшәү - яшәү түгел,

Аңла шуны, гүзәлем.