Син минем җанымнын яртысы

Башкаралар:
Айдар Галимов
Категориялар:
Мәхәббәт

Син минем җанымнын яртысы

Яшисең йөрәгем түрендә

Нур сибеп барасың юлыма

Балкыйсың күңелем күгендә


Мин сине гомерем буена

Ышыклап барырмын җилләрдән

Өзелсә барасы юлларым

Үрермен мин күпер гөлләрдән


Без икәу аерылмас пар канат

Беркем дә керәлмәс арага

Хәсрәтне бүлербез икегә

Чит яклар тоз салса ярага


Дөнья бу - ул бармый гел тигез

Шатлык бар тормышта кайгы бар

Ал кояш булып мин балкырмын

Күгеңне капласа болытлар